САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Рәүф Караметдин улы һәм Мәрьям Якуб кызы Карамиевлар бүген бергә тормыш итүләренә 45 еллык бәйрәмнәрен билгелиләр

Рангазар авылында яшәп гомер итүче, безнең яраткан әтиебез Рәүф Караметдин улы һәм әниебез Мәрьям Якуб кызы Карамиевларның бүген тормыш юлын бергә башлап җибәрүләренә 45 ел.

Безнең өчен кадерле, газизләрдә-газиз, тату гаилә үрнәге булып, күпләр сокланырлык гомер кичерүче – Әти һәм Әни!

Сезгә имин тормыш, исәнлек-саулык, иң мөһиме-җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тигезлек, тормышыбызга ямь өстәп, балалар, оныклар игелеге күреп, озын гомер итүегезне телибез.

Безне үзегезгә лаеклы алмаш итеп үстереп, бүгенге көнегездә дә хәер-фатыйхагыздан аермый, изге догаларыгыз белән булышып яшәгәнегез өчен мең-мең рәхмәт сезгә, яраткан әтиебез һәм әниебез!

Сез табышкан, сез кавышкан,

Безнең бәхеткә генә.

Яшәтер идек сезне без,

Төреп бәхеткә генә.

Җил-давылдан саклап кына,

Үстердегез безне сез.

Иң кадерле затларыбыз-

Алтыннарга биргесез.

Тәрәзләрдә утлар балкып яна,

Әти каршы ала урамда.

Йөгергәләп әни табын кора,

Тәмле ашлар пешкән казанда.

Озак еллар шулай тәрәзләрдә,

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне крашыласа иде,

Әти-әни, туган йортыбыз.

Рәхмәт сезгә, әти-әни,

Ярый әле икәү яшьлектә.

Бер-берегезгә очрап табышкансыз,

Кавышкансыз безнең бәхеткә.

Сез булганга әти-әни,

Нигезебез нурлы-сөйкемле.

Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,

Яныгызчы йолдыз шикелле.

Йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен сезгә юллап калалар кызларыгыз, улларыгыз, оныкларыгыз: Гөлгенә, Румил-Руфина-Ранель-Адель; Рузил-Гөлназ-Мәликә-Мәдинә. Бу теләкләргә шулай ук кода-кодагыйлар да кушыла (Чаллы-Норлат).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев