Ләшәү Тамакның әйдаманы бүген бәйрәм итә
Без райондашыбызны туган көне белән тәбрик итәбез.
Ләшәү Тамакның тарихчысы, авылдашларының язмышларын барлап, башкаларга танытучы Илсөяр Кәлимуллина бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Авыл мәдәният йорты директоры булып эшләве өчен генә түгел, ә үзе шундый талант иясе, һәркемгә игътибарлы, күзәтүчән, актив булуы аркасында, Илсөяр апаны бар да хөрмәт итә һәм яраталар. Аның идеяләр чыганагы, юктан да бәйрәм оештырырга сәләтле булуы таң калдыра. Уңышлары да һәркемгә мәгълүм. Безнең иҗатыбызга да зур өлеш кертә Илсөяр апа. Без райондашыбызны туган көне белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә шундый заманча карашлы, актив булып, оптимистик рухта яшәвен, сәламәтлек, тигезлек белән куанычлы гомер кичерүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев