САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Архивчыларга республика бүләкләре тапшырылды

Бүген – 4 октябрь көнне районда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Республика районнарының муниципаль архив, учреждениеләрнең делопроизводство һәм архив хезмәтләре хезмәткәрләре өчен үткәрелгән методик семинар кысаларында районның иң оста архивчыларына республика бүләкләре тапшырылды.

“Татарстан Республикасының архив эшен үстерүдәге намуслы тырыш хезмәте һәм аны үстерүгә керткән өлеше өчен”, - диелгән иде Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе кул куйган әлеге Рәхмәт хатында.
Шушында ук семинарда катнашучы Сарман районының муниципаль архив, учреждениеләрнең делопроизводство һәм архив хезмәтләре хезмәткәрләре архив эше буенча республика конкурсында катнашу тәҗрибәсе, документ реквизитларын рәсмиләштерү, оешма архивы паспортын тутыру турында сөйләштеләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев