САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз

Алтын туйны көлеп каршылыйлар +ВИДЕО

Бүген Сарман авылында гомер кичерүче Зоя һәм Рафис Дубининнар алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрик итте, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да Рафис Михайлович белән Зоя Федоровнага иң матур теләкләрен җиткерделәр. 
Рафис абый гомер буе — авыл хуҗалыгы һәм энергетика, Зоя апа авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куйган. Алар матур һәм тату гомер кичергәннәр, өч бала үстергәннәр. Бүгенге көндә балаларының игелекләрен, онык һәм оныкчыклар куанычын күреп яшиләр. 
Без дә бу көлеп кенә торучы, балаларына матур үрнәк күрсәтүче парга киләчәктә дә тигезлек, ныклы сәламәтлек, бәхетле гомер телибез.

Алар хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев