САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле китапханәчебез Эльмира Һади кызына 90 яшь тулды

Сарман авылында яшәүче — озак еллар район үзәк китапханәсен җитәкләгән Халикова Эльмира Һади кызын бүген олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

Тыл ветеранын район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова котлады, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры урынбасары Ләйсән Вагыйзова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резедә Сәлимгәрәева, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Афзалетдинова да хөрмәтле юбилярга сихәт гомер, күңел тынычлыгы теләделәр.

Эльмира апа белән озак еллар күрше булып гомер кичерүче Рәзинә апа Ильясованың кызы Рәмзия апа да озак еллар аралашып, ярдәмләшеп, дус-тату яшәүнең серләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев