САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ветеран гомер бәйрәмен әйбәт хәтер, ачык зиһен белән каршылый +ВИДЕО

Бүген Урта Кәшер авылында яшәүче хезмәт ветераны Хәбибуллина Саҗидә Заһит кызы үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Саҗидә апа бик иртә колхозда эшли башлый, төрле эшләр башкара, сарыклар, бозаулар карый, көтү көтә, сыер сава. Лаеклы ялга чыккач та, тагын берничә ел эшли.

— Гомер буе тырыш булды, бик каты эшләде, — диләр аның хакында авылдашлары.

Саҗидә апа үткәннәрне бик яхшы хәтерли, бүгенге тормышына сөенеп бетә алмый, озын гомер биргәне һәм хәзерге вакытта да аягында йөргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле ул.

Саҗидә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Иске Кәшер авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсәнә Баһманова, җирлек ветераннар советы рәисе Зина Якупова да юбилярга иң матур котлау сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев