САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ветеран бүген дә җор телле, киң күңелле

Бүген Татар Карамалысы авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Солтанова Мөнҗия Миңнехуҗа кызына 95 яшь тулды.

Мөнҗия апа бик иртә колхозда эшли башлый, тракторда прицепщик булып йөри, Сүбәләктә урман кисә. Эшләмәгән эш калмады, дип искә ала ул үзе. Кызганычка каршы, кайгы-хәсрәтен дә мулдан күрә. 
Мөнҗия апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе начальнигы Айгөл Хәйруллина, Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Вафин, ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова да юбилярга иң матур котлау сүзләрен җиткерделәр.

Мөнҗия апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев