Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле райондашлар! Ерак араларны якын итеп, Сабан туена кайткан кадерле кунаклар!
Сезне чын күңелдән иң затлы милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм. Сабантуй – халкыбызның иҗат хәзинәсе. Ул татарларның рухи байлыгын, тапкырлыгын, күп гасырлы тарихын, бүгенгесен һәм киләчәген, халыкның хезмәт сөю-чәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә хөрмәтен чагылдыра. Сабантуй республика чикләрен үтеп, Россиядә һәм башка илләрдә дә даими уздырыла. Ул төрле милләт халкын берләштерә, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта. Сарманлылар - язгы кыр эшләре буенча республикада алдынгы-лар сафында. Башка тармаклар-да да нәтиҗәле эшләребез, уңыш-ларыбыз бар. Республика программаларында, милли проектларда актив катнашабыз. Торак төзү, социаль объектларны, парклар, күпкатлы йортлар һәм ишегалларын реконструкцияләү, юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы сорауларын чишү – барысы да дәүләт программаларына нигезләнгән. Традициягә әверелгән санитар чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү икеайлыгында катнаштык. Район халкының активлыгы белән җир-лекләрнең территорияләре дә тәртипкә кертелде. Районның һәм республикабызның социаль-икътисади үсешендәге тырыш һәм намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Хөрмәтле сарманлылар, районыбыз кунаклары! Сезне 11 июньдә Даулы болында узачак Сарман Сабан туенда көтеп калабыз. Гөрләсен, җырласын, мәңге яшәсен Сабан туе!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев