САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Өнип абый белән Фәүзия апа гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

.

Быел Сарман авылында яшәүче Өнип һәм Фәүзия Гамировлар гомер бәйрәмнәрен – алтын туйларын билгеләп үтәләр. Аларны истәлекле юбилейлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм истәлекле бүләк, Рәхмәт хаты тапшырды. 
 - Сез – районыбызның хөрмәтле кешеләре. Җаваплы тармакларда озак еллар куйган тырыш хезмәтегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең бердәм гаилә учагы, шәхси тормыш юлыгыз - һәркем сокланырлык үрнәк тәҗрибә мәктәбе. Сезне гаиләгезнең күркәм бәйрәме – алтын туегыз уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек, йортыгызга муллык, бәхет телим! - диелгән иде ул кул куйган Рәхмәт хатында.
 Бүләкләү тантанасында шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге баш белгече Альбина Һадиуллина катнаштылар.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев