Әлфинур Әбүзәр кызын олуг бәйрәме белән әти-әниләр тәбриклиләр

Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы, сыйныф җитәкчебез Александрова Әлфинур Әбүзәр кызының олуг бәйрәме.

Хөрмәтле Әлфинур Әбүзәровна! Сезне ихлас күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез гомерегезне балаларга белем-тәрбия бирүгә багышладыгыз. Сез бик ярдәмчел, нечкә күңелле, уңган хатын-кыз, кайгыртучан әни, тормыш иптәше була беләсез. Һәр баланың уңышына сөенеп, янып-көеп яшисез, кирәк чакта төпле киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп торасыз. Сез — зур ихтирамга лаеклы кеше. Киләчәк тормышыгыз тигез һәм матур булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, өстәлләрегез тулы һәм түгәрәк булсын. Якыннарыгыз янәшәгездә булсын. һәрчак шулай көчле рухлы булып, улыгызның һәм кызыгызның бәхетен, игелеген күреп, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын Сезгә. Ихтирам белән, 2 а сыйныф әти-әниләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    2 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша