САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәдичә апа трактор да иярләгән, комбайнчы ярдәмчесе дә булган

Бүген – 17 январь көнне Җәлил поселогында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Газизова Хәдичә Хәйрулла кызына 90 яшь тулды.

Хәдичә апа Әлмәт районының Сөләй авылында туып-үсә. Балачагы һәм үсмер еллары сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгәнлектән, бик иртә колхозда эшли башлый. Туган авылында җиде сыйныфны тәмамлагач та, колхозда калып, төрле эшләргә йөри. Аннан, бәхет эзләп, Ташкент якларына чыгып китә, тимер юлда хезмәт куя. Бер елдан туган якларына кайтып, колхозда тракторчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Алтмышынчы елларда әле нигез салынып кына килә торган Җәлил поселогына килә, промбазада котельныйга эшкә урнаша, соңрак төзелеш-монтаж идарәсенә күчәз һәм лаеклы ялга да шуннан китә.
Тормыш иптәше белән дүрт ул һәм бер кыз үстерә. Бүгенге көндә ул балаларының игелеген күреп, 10 оныгы һәм дүрт оныкчыгы куанычы белән яши.
Хәдичә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук Җәлил поселок җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов җиткерде, истәлек бүләге тапшырды.
Хәдичә апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев