САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Гомеребез заяга үтмәде”, - диләр Андрияновлар

.

Сарман авылында яшәүче Федор һәм Маһирә Андрияновлар гомер бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Аларны алтын туйлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм истәлекле бүләк, Рәхмәт хаты тапшырды. 
 - Сез – районыбызның хөрмәтле кешеләре. Гомер буе җаваплы тармакларды тырыш хезмәт куйдыгыз. Озак еллар куйган хезмәтегез, районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең бердәм гаилә учагы, шәхси тормыш юлыгыз - һәркем сокланырлык үрнәк тәҗрибә мәктәбе. Сезне гаиләгезнең күркәм бәйрәме – алтын туегыз уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек, йортыгызга муллык, бәхет телим! - диелгән иде ул кул куйган Рәхмәт хатында.
 Бүләкләү тантанасында шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге баш белгече Альбина Һадиуллина катнаштылар.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев