САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәрит Хөснуллин Ха­лы­ка­ра ха­тын-кыз­лар кө­не белән котлый

Хөрмәтле хатын–кызларыбыз!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Сез һәрберегез иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә һәм ихтирамга лаек.Бәйрәмне чәчәкләргә күмелеп, шатлыклы хисләр белән каршыларга язсын. Районыбыз хатын-кызлары бик уңган һәм бик тырыш. Бүгенге киеренке тормыш ритмында вакыт белән бергә атлап, заманча яшәргә дә, балалар тәрбияләргә дә өлгерәсез.

Районда сез фидакарь хезмәт куймаган бер генә тармак та юк: җирле үзидарә органнары, авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, хокук саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы, массакүләм мәгълүмат чаралары, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм башкалар. Районыбызның җәмәгать тормышында актив катнашканда да, гүзәллекне һәм сөйкемлелекне югалтмыйча, тормышка матурлык өстисез.

Сезгә районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Ветераннарыбызга, яшьлекләре, балачаклары сугыш елларына туры килгән апаларга, күп балалы аналарга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым хөрмәтемне җиткерәм.

Мөхтәрәм гүзәл затлар! Кешелек дөньясының мәңгелек кыйммәтләре – мәхәббәт, гаилә, балалар, туган йорт кебек төшенчәләр сезнең белән бәйле. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, бөтен эшләрегездә уңышлар телим. Бәхетле булыгыз!

Бәйрәм белән!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев