САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бибифатыйма апага 100 яшь тулды

Алга авылында гомер кичергән Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызы бүген гасырлык юбилеен бәйрәм итә.

Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина, авыл ветераннар советы рәисе Нәсиха Нәҗметдинова, балалары, онык-оныкчыклары да йөзьяшәр әбигә сихәтлек, күңел тынычлыгы, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр. Бәйрәмдә биш буын бергә очрашты. Бибифатыйма апа бүгенге көндә туган авылы Саклаубашта улы Рәшит белән килене Гөлира тәрбиясендә яши. Килененең дә иртәгә — туган көне.

— Яшәргә әле минем исәп, тагын киләсегез була, — дип озатып калды безне оптимист юбиляр.

Амин, исәнлектә-саулыкта күрешергә, күңел җылысын бүләк итешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев