САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Барлык кешеләргә дә тигезлек телибез”, - диләр Рәис абый белән Ясирә апа

.

Сарман авылында яшәүче Рәис һәм Ясирә Ибраһимовлар гомер бәйрәмнәре – алтын туйлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм истәлекле бүләк, Рәхмәт хаты тапшырды. 
 - Сез гомер буе җаваплы тармакларды тырыш хезмәт куйдыгыз. Озак еллар куйган хезмәтегез, матур үрнәгегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең бердәм гаилә учагы, шәхси тормыш юлыгыз - һәркем сокланырлык тәҗрибә мәктәбе. Сезне гаиләгезнең күркәм бәйрәме – алтын туегыз уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек, йортыгызга муллык, бәхет телим! - диелгән иде ул кул куйган Рәхмәт хатында.
 Бүләкләү тантанасында шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге баш белгече Альбина Һадиуллина катнаштылар.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев