САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тавыкларны төлке ташый, диләр

Бу араларда кош-кортларына нәрсәдер һөҗүм итүдән зарланучылар күбәйде.

- Төлке ияләштеме, сасы көзәнме, башка төрле берәр ерткычмы – әлегә күреп тә, тотып та булмый. Кечкенәдән үстергән, үзебезгә ризык булсын, дип ниятләгән үрдәкләрне нәрсәдер буган һәм бөтен бакчага чәчеп чыккан. Күршебезнең җиде тавыгын да билгесез җанвар юк иткән. Кемгә мөрәҗәгать итәргә дә, кемнән ярдәм сорарга, - дип хәбәр итте Сарманның Карл Маркс урамында яшәүче бер райондашыбыз.
Без әлеге сорау белән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының Сарман муниципаль районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә район бүлеге җитәкчесе Нияз Зәйнуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Чыннан да, район үзәгенең аръягында яшәүчеләрдән бу хакта ишеттек. Нинди җанвар икәнен тәгаен генә әйтеп тә булмый. Дөрес, шул тирәләрдә төлке йөргәнен күрүчеләр булган. Без аңа ау да оештырып карадык, хәзер дә рейдлар үткәрәбез. Әмма нәтиҗәсе әлегә юк. Шунысы уңайсыз – биек үлән арасында ни йөргәне күренми. Ә ауны торак йортлардан 200 метр читтә генә оештырып була, - диде ул.
Белгечләр әйтүенчә, капкан я агу кую да тыела, бу браконьерлык исәпләнә икән. Димәк, башка юлларын эзләргә кирәк була. Абзар-кураны ныгытырга, күбрәк мәче, эт асрарга, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев