САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ике яшьлек сабыйны анасы тешләп җәзалаган

Хастаханәдә бергә ятучы хатыннар сабый язмышы өчен борчыла.

Чиләбе хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә ике яшьлек баланы дәвалыйлар. Биредә ул анасы белән бергә ята. Шушы хатын баласын тешләп интектерә. Әлеге вакыйга турында хастаханәдә ятучы башка хатын социаль челтәрләрдә хәбәр тарата. Бу турыда Чиләбе басмасыязды.

Бала анасының кулыннан төшеп киткән һәм имгәнгән. Шуннан соң аларны өлкә хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер алар белән бергә хастаханәдә ятучы хатын сабый язмышы өчен борчыла. Чөнки имгәнгән баланы үз анасы да җәзалый. Вәхши ана баласын ачуланып туктагач, сабыйны тешләп алган һәм кыйнаган. Палатада ятучы башка күршеләр дә бу хәлне күреп тора.

«Бала бирегә анасы аркасында эләккән: ул сабыен төшереп җибәргән. Шуннан соң баланың башына операция ясаганнар. Операциядән соң сабыйның башында шешләр калган. Хәзер аны анасы да кыйный, ничек тели — шулай атып бәрә. Бала бик күп елый, курка, үз сулышыннан да сискәнеп китә», — дип сөйләгән вакыйганың шаһиты булган хатын.

Явыз ананың тәртибенә хастаханә хезмәткәрләре йогынты ясарга тырышып караган. Алар, психолог белән бергәләп, бу хатынны акылга китерергә маташкан. Бу турыда биредәге Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләгәннәр. Әлеге мәгълүмат буенча, хатын белгечләр сүзенә колак салган һәм тәртибен үзгәрткән.    

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/ike-yashlek-sabyyny-anasy-teshl-p-zalagan/

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев