Элвин Грейның Азнакайдагы концерты өзелүнең ТӨП СӘБӘБЕ билгеле булды (+ВИДЕО)

Элвин Грей концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды. Мәдәният сарае бинасыннан 500гә якын кеше эвакуацияләнде.

Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

"Ашыгыч хезмәтләргә билгесез ир-ат шалтыраткан һәм мәдәният йорты бинасында бомба салынуын хәбәр иткән. Бирегә полиция хезмәткәрләре килгән. Барлык тамашачылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Полиция хезмәткәрләре барлык бүлмәләрне җентекләп тикшерделәр", – дип сөйләделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат расланмаган. Билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан ир-ат тамашачылар арасында булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул психик яктан сәламәт түгел. Вакыйганың барлык шартларын ачыклай өчен аны полицейскийлар тоткарлаган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177338/

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде