САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Софья ханымның китабы дөнья күрде

.

Күптән түгел районыбызда яшәп иҗат итүче Россия халык мәгарифе отличнигы, Республиканың атказанган укытучысы, “Казанның 1000 еллыгы” медаленә, “Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булган, кырык елга якын гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүгә багышлаган Софья Әхмәдуллинаның “Тормыш диңгезен кичкәндә” дигән китабы дөнья күрде. Ул берничә бүлектән тора һәм аңа авторның мәктәп, училище чорлары хәтирәләре кергән, район мәгариф бүлегендә, балалар бакчасында эшләгән еллары истәлекләре чагылыш тапкан. Китапның берничә бүлегендә якыннарының язмалары, авторның матбугатта чыккан материаллары, хезмәттәшләренең җылы теләк-фикерләре урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев