САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар уңышның орлык сыйфатына бәйлелеген беләләрме?

Язгы-җәйге бакча эшләренә әзерлек чорына аяк бастык.

Гыйнвардан башлап, кайбер бакчачылар орлыкларын барлый, үсентегә дип, аларны көздән әзерләнгән тартмаларга, савытларга чәчә башлыйлар. Яз җитүгә, үсентеләрне күчерәләр. Кемдер турыдан-туры теплицага чәчүне кулай күрә. Кыскасы, һәр бакчачы — һәвәскәрме, өйрәнчекме — үз тәҗрибәсенә таяна. Махсус кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә орлыкларны ел әйләнәсе сатып алырга мөмкин хәзер, почта аша да кайтарталар. Үсентеләр белән эш итү — мәшәкатьле һәм җентекле эш. Монда вак кына нәрсәләргә дә игътибарлы булу кирәк. Әлбәттә, булачак уңышта орлыкны җитештерүче әһәмиятле роль уйный. Тишелеш, иң беренче чиратта, шуларга бәйле. Дөрес, кемдер үзе әзерләгән, ясаган орлыкны файдалануны кулай күрә, ышанычлырак, дип исәпли.
Күптән түгел бер ханым район үзәгендәге сәүдә нокталарының берсеннән берничә кап помидор орлыгы сатып алган. Сынау өчен, аның берсен кулланган. Көтеп-көтеп тә, үсентеләре тишелмәгәч, калган орлыкларны сатучыга кире алып килгән. Әмма ул аларны кабул итүдән баш тарткан. Бу очракта кем хаклы: кулланучымы, сатучымы? Әлеге сорау белән без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлеге начальнигы Евгения Черновага мөрәҗәгать иттек.
Бер үк сортлы үсемлек, җитештерүчесенә карап, аерыла ала. Төрле фирма орлыгы сыйфаты буенча бер-берсенә охшамый. Иң беренче чиратта, төргәкне өйрәнергә киңәш итәбез. Янып торган төргәк үзенә җәлеп итә. Орлыкларның сакланышы өчен аның сыйфатлы булуы мөһим. Яхшы итеп ябыштырылган җөйләр, фольга кәгазьле тышлык продукциянең озак вакыт яхшы сакланышын тәэмин итәчәк һәм орлыкның тишелешенә начар тәэсир ясамаячак. Төргәктә, һичшиксез, җитештерүче күрсәтелергә тиеш. Компаниянең исеме, юридик һәм җитештерү адресы, сертификация һәм стандартлаштыру турында мәгълүматлар язылган булу зарур. Безнең илдә җитештерелгән орлыклар — ГОСТ, ТУ; чит илнекеләр халыкара һәм милли җитештерүче стандартларына туры килергә тиешләр, төргәкләү датасы һәм саклану сроклары күрсәтелгән булу мөһим. Яңа сроклы орлыклар сайларга тырышырга кирәк — аларны киләсе сезонга да калдырырга мөмкин булачак. Мәгълүмат күбрәк булган саен, сатып алучыга үзе өчен яраклы товарны сайлау җиңелрәк. Орлык сатып алганда, аларның «Үсемлекләр» категориясенә керүен аңларга кирәк. "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Россия Федерациясе Законының 25 маддәсе нигезендә, кулланучы азык-төлек булмаган тиешле сыйфаттагы товарны, формасы, габариты, фасоны, төсе, размеры һәм комплектациясе буенча туры килмәгән очракта, шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Әмма 2020 елның 31 декабрендә кабул ителгән «Алмашу каралмаган тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге» (РФ Хөкүмәтенең 2463 санлы карары белән расланды) нигезендә, «Үсемлекләр», шул исәптән орлыклар да, алыштырыла да, кире кайтарыла да алмый торганнар исәбенә кертелә. Шуның өчен, бу очракта сатучы орлыкларны кире кабул итеп алмаска хаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев