САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар Интернетсыз тора алалармы?

Интернет безнең тормышыбызга шулкадәр тирән үтеп керде ки, аннан башка тормышыбызны күз алдына китерүе дә читен. Хәзер яңалык көнендә генә түгел, секундында ук тарала.

Бөтендөнья пәрәвез челтәреннән башка бик авыр булса да, ансыз тору өчен календарьда аерым көннәр дә билгеләнгән. 
Ел саен январь аеның соңгы якшәмбесендә Халыкара Интернетсыз көн билгеләп үтелә. Ул 2000 еллар башында барлыкка килгән. Аның максаты – кешеләрнең игътибарын компьютерлардан һәм глобаль челтәрдән бер генә көнгә булса да читкә юнәлдерү. Бу көнне тулысынча «чын» дөньяда яшәргә, бер-берең белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә һәм аны үзеңнең яраткан шөгылеңә багышларга кирәк. Әлбәттә, бу шөгыль Интернет белән бәйле булмаска тиеш. 
Максаты матур яңгырый, ә аңа ирешеп буламы соң? Район халкы Интернеттан башка яши аламы? Бу турыда без аларның үзләреннән белештек. 
Динар, Сарман авылы: 
- Кайвакыт уйланып куям: «Моңа кадәр кешелек дөньясы Интернеттан башка ничек яшәде икән?». Әйе, аңлыйм, әле ул кереп бетмәгән төбәкләр һаман да бар, тик мин күптән инде аның капканына эләктем. Элегрәк күп вакытымны компьютер артында утырсам, хәзер кәрәзле телефонны «актару» белән мәшгульмен. Интернеттан башка бер көн түгел, бер сәгать тә тора алмыймдыр инде. 
Рөстәм, Җәлил бистәсе: 
- Интернет белән чын тормышны аерырга тырышам. Әгәр алар бер-берсенә комачаулый башлый икән, тиешле чаралар күрәм. Мисал өчен, Интернет аркасында шәхси тормыш бозылырга тиеш түгел бит инде – барысының да чамасы булырга тиеш. Шуңа күрә үземә даими рәвештә Интернетсыз сәгатьләр оештырам. Аларның файдасы тия – үземне глобаль челтәрдән бәйле, димәс идем. 
Гөлназ, Сарман авылы: 
- Хәзерге вакытта бик сирәк җирдә Интернет кирәкми. Минем эш урынында да аннан башка торып булмый. Әлбәттә, җае чыкканда, Интернетка эш буенча гына түгел, башка максатлар белән дә кергәлим. Ләкин, өйгә кайткач, аннан ял итәргә тырышам – кичектергесез эшләр килеп чыкмаса, кулга телефонны да алмыйм. Тик менә Интернетны сүндереп куеп булмый – шул ук кичектергесез эшләр бар бит...
Рәсем ru.freepik.com сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев