САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда КВН командалары «шаяРТтылар» + ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә район мәдәният йортында «Әйдә, шаяРТ» бәйгесенең йомгаклау концерты узды.

Анда зоналарда чыгыш ясаган 33 команданың иң-иңнәре очраштылар. Зур Нөркәй мәктәбе укытучыларының «Искиткеч педагоглар», Сарайлының «Сарайлы сабакташлары», Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең «КТШК», Иске Минзәләбаш белән Куҗак авылларының «Минзәләкәй этлиләре», Яхшыбайның «Гаилә корабы», Чукмарлының «Дөбер-шатыр», Сарман гимназиясенең «Каймаклар», Юлтимернең «ЗамБа», Яңа Имән җирлегенең «КиБи», Каташ Каран белән Янурысның «Авылстайл», Сарман урта мәктәбенең «Бердигән», Александровка авылы КВН командалары тапкырлыкта, зирәклектә, юмор осталыгында көч сынаштылар. Иң элек визитка, аннан «Разминка» — сорауларга җавап бирү булды. Өй эше «Гаиләбездә көлке бар, ә сездә нинди хәлләр бар?» дип аталды. Командалар чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Уенчыларны һәм тамашачыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде һәм бүләкләде. Нәтиҗәдә Чукмарлы авыл җирлегенең «Дөбер-шатыр» КВН командасы Гран-прига ия булды.

Тулырак «Сарман» газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев