САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сарманда Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 28 майда Чик сакчылары көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан бүген район үзәгендә бәйрәм чарасы оештырылды.
Сарман үзәге – Ленин урамы буенча тантаналы марш белән үткәннән соң, Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән якташларыбыз үзәк ял паркына җыелдылар. Сарманнан Гөлнара Һадиуллина башкаруындагы җырны тыңлап киткәннән соң, аларны бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, бүген 71 яшен билгеләп үтүче Чик сакчылары гаскәрләре ветераны – Сарманнан Фирдәвес Сираевка истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге хезмәткәре Ленар Һадиуллин да кушылды. Чик сакчылары исеменнән әлеге гаскәрләр ветераны – Теләнче-Тамак авылыннан (элек Сарман районына караган) Марс Лотфуллин чыгыш ясады.
Яу кырында ятып калган гаскәрдәшләрен искә алганнан соң, барысы да Чик сакчыларына багышланган махсус мемориалга тере чәчәкләр, тәкыялар салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев