Сарман гимназиясе укучылары коррупция турында тамаша карадылар
28 ноябрь Сарман гимназиясенең 3 «Б» сыйныф укучылары өчен «Әкиятләр илендә коррупция» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Китапханәче баларга ришвәтчелек, аның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты. Алар белән «Бел һәм курыкма» дигән сорау — җавап үткәрде.
«Теремкәй» әкияте балаларда геройларының уңай һәм тискәре эшләрен дөрес бәяләргә, намуслылык, әдәплелек һәм игелеклелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар үз чиратында бу явыз күренешнең чәчәк атуына ничек каршы торырга, үз-үзеңне ничек сакларга, ришвәтчелекнең колы булмаска, закон алдында җаваплылыкны аңларга тырыштылар. Барыбызда безнең киләчәгебез ышанычлы, гадел булсын дигән теләктә таралыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев