САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзор бәрәңгене кабыгы белән ашарга куша

Файдалы компонентлары саклансын өчен, бәрәңгене кабыгы белән пешерү хәерлерәк.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) бәрәңгенең кеше сәламәтлеге өчен файдасын искәртә. 100 грамм бәрәңгедә 2 грамм аксым, 0,4 грамм май, 16 грамм углевод бар. Калориялелек 70тән алып 80 ккал га кадәр.

Бер стандарт порция (170 грамм тирәсе) бәрәңгедә 1,9 грамм шикәр, 3,2 грамм азык җепселләре, 11 мг С витамины бар.

Саклауга кую өчен бертөрле сортлы бәрәңге алырга кирәк. Сары тәнле сортлар яхшырак саклана. Төрле сорт бәрәңгеләрне аерым әрҗәләрдә саклау кирәк. Саклауга салганчы, бәрәңгене, кояш нурларыннан каплап, һавада 1-3 атна киптерергә кирәк.

Бәрәңге яхшы саклансын өчен, базда һава температурасы +2..+4 градус тирәсе булырга тиеш. Бу температурада бәрәңге тамыр да җибәрми, өшеми дә. Артык салкын булса, крахмал шикәргә әйләнә, ә җылырак булса, тамыр җибәрә. Бәрәңге саклана торган бинада һава дымлылыгы 70-85 проценттан артмавы шарт. Дым артуы күгәрек гөмбәләрен китереп чыгара.

Бәрәңге саклагычка яктылык төшеп торырга тиеш түгел. Ут төшеп торса, соланин дигән матдә бәрәңгене яшелләндерә.

Файдалы компонентлары саклансын өчен, бәрәңгене кабыгы белән пешерү хәерлерәк. Кабыгы белән пешкән бәрәңгедә калий, магний, цинк, тимер кебек матдәләр күбрәк кала. Бәрәңгене парда пешерсәң, витамин һәм минераллар яхшырак саклана.

 

 

Реклама

 

 

 

 

 

ФОТО:https://pixabay.com

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rospotrebnadzor-barange-asarga-kusa-5854924

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X