САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

РАЙОНДАШЛАРНЫ АЛДАНМАСКА ӨНДИЛӘР

Мошенниклык темасы соңгы вакытта жәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Моңа бу төр җинаятьләрнең аеруча күп булуы сәбәпче.

Мошенниклык җинаятьләрнең иң киң таралган төре булып тора һәм аны ачуы да җиңел түгел. Республиканың хокук саклау органнары гражданнарны мошенниклык корбанына әйләнүдән сак булырга даими кисәтеп тора. Чөнки Республиканың әле бер, әле икенче районында җинаятьләрнең бу төре бик күп теркәлә.

Мошенниклыкның күп төрләре бар: арзанлы продуктлар, электр приборларын кыйбат бәягә сату, яки социаль хезмәткәрләр сыйфатында өлкәннәрне алдау һәм башкалар.

Соңгы вакытта кәрәзле телефон ярдәмендә кылына торган җинаятьләр дә аеруча артты. Әйтик, сезнең телефонга якын кешегезнең бәлага таруы турында хәбәр килә. Сез паникага биреләсез, ләкин сезне шунда ук тынычландыралар: акчалата бүләк бәрабәренә барысын да җайлап була, янәсе. Һәм сезгә шунда ук кирәкле сумманы күчерү өчен счет номерын да әйтәләр. Сез, таныш булмаган кешеләрнең якыныгыз турында хәбәрен тикшерү урынына, банкоматка чабасыз һәм акча кучерергә ашыгасыз. Шуннан соң гына якыныгызга шалтыратырга карар кыласыз. Нәтиҗәдә барысы да тәртиптә булып чыга, һәм сез алданганыгызны аңлыйсыз.

Кәрәзле банк аша да алданучылар күп. Мәсәлән, сезнең телефонга сезнең картагыз блокировать ителде һәм аны кире ачар өчен сезгә әлеге номерга шалтыратуыгыз сорала дип номер җибәрелә. Сез, әлбәттә, куркуга калып, күрсәтелгән номерга шалтыратасыз һәм сезнең банк картасындагы акчаларыгыз юкка чыга. Шулай ук, кәрәзле банкка ялганган булсагыз, аңа вирус кертеп, сезнен картадагы акчаларыгызның ялган рәвештә бүтән счетка күчүе мөмкин. Интернет челтәреннән әйбер сатып алу да ике башлы. Чөнки, акчасын алдан җибәреп, акчагыз белән дә хушлашуыгыз һәм инде товарыгызны да ала алмавыгыз кебек шартлар туарга мөмкин.

Район эчке эшләр бүлеге сезне билгесез кешеләр белән аралашканда, интернет челтәрләреннән әйбер сатып алганда, телефоныгызга таныш түгел номердан хәбәрләр килгәндә сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Исегездә тотыгыз: сезнең һәркайсыгызның мошенниклар корбаны булу ихтималы бар. Сезне яки туганнарыгызны алдау очраклары булганда кичекмәстән 02, 2-49-02, 2-47-30 телефоннары аша район эчке эшләр бүлегенә мөрәжәгать итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев