САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы сугымга әзерләнә

Элек-электән гадәткә кергән: көз җитү белән, безнең халык хуҗалыгында булган уңышны җыюга керешә. Моңа бакчаларда үскән җиләк-җимеш, яшелчәне җыеп урнаштыру гына түгел, мөгаен, кош-корт, терлек сую да керәдер.

 Моңа бакчаларда үскән җиләк-җимеш, яшелчәне җыеп урнаштыру гына түгел, мөгаен, кош-корт, терлек сую да керәдер. Хәзерге заманда авыл халкы арасында мал асраучылар кимесә дә, суыклар җиткәнен түземсезләнеп көтүчеләр дә һаман бар әле.
Әйе, һава температурасы нольдән түбән торганда, мал сую җиңелрәк башкарыла. Дөрес, хәзер күпчелек кешеләрнең, аеруча хуҗалыгында кош-корт, мөгезле эре терлек асраучыларның, өйләрендә катыргыч камералар бар. Шуңа күрә, төрле сынауларны алар курыкмыйча үткәрәләр.
— Узган елның көзендә, суярга дип, ике үгез алган идек. Шуның берсен җәйге челләдә хәл иттек. Бу эш бик җиңелләрдән булмады, әлбәттә. Дөрес, сугым эшләрен башкаручыларны чакырган идек, кызу вакытта моны күпкә тизрәк эшләргә кирәк бит. Сүз дә юк, эч-башларын юучыларга рәхәтрәк — куллары туңмый, ә итне бит тышка яки верандага элеп куеп булмый, катыргычка сыйдырып бетерү дә мөмкин түгел. Тиз-тиз генә турап, бер өлешен тутырып куйдык, икенчесен, машинага салып, туганнарга Түбән Кама шәһәренә илтеп бирдек — алдан шулай сөйләшкән идек. Икенче үгезне исә әле һаман да асрыйбыз, көннәр суытканын көтәбез, — диде Яхшыбай авылында яшәүче бер ир-ат.
Мал чалу турында тулырак язманы район газетасының 17 ноябрь саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев