Җәлил укучыларын тукырга өйрәттеләр
Поселокның икенче санлы мәктәбендә узган чарада укучыларны туку ыстаны белән эшләргә өйрәттеләр.
“Халкым һөнәрләре” дип исемләнгән остаханәдә районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова укучыларга һәм фестивальдә катнашучыларга туку элементларын өйрәтте, укучылар үзләре ыстанда тукып карадылар. Алар әбиләребез тукыган тастымаллар үрнәгендә бизәкләрнең мәгънәләренә дә төшенделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев