САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Логик фикерләү сәләтегез нинди?

Тикшереп карагыз.

1. Ун бала, ун миске һәм ун апельсин бар. Аларны һәр бала берәр апельсин алырлык һәм мискедә берәү калырлык итеп ничек бүләргә?
2. Бер катлы йортта барысы да алсу төстә: диварлар, ишекләр, идәннәр, тәрәзә һәм эленгеләр, өстәлләр һәм урындыклар. Ә баскыч нинди төстә?
3. Мәскәүдә яши торган кешене ни өчен Петербургта җирләргә ярамый?
4. Йортның дүрт стенасы бар. Аларның һәркайсы көньякка караган. Аю йорт тирәли йөри. Ул нинди төстә?
5. Бер ир, кызларын сурәтләп, болай ди: «Икесеннән кала, барысы да блондинка; икесеннән кала, барысы да брюнетка; икесеннән кала, барысы да җирән». Бу ирнең ничә кызы бар?
6. Бай кеше үз йортындагы картинага карый һәм әйтә: "Минем абыйларым һәм апаларым юк, ләкин бу кешенең әтисе — минем әтинең улы. Картинада кем сурәтләнгән?
7. Бер кызның ир туганнары санында ук кыз туганнары бар. Ләкин һәр ир туганның ир туганнары кыз туганнарына карый ике тапкырга азрак. Бу гаиләдә ничә ир туган һәм ничә кыз туган бар?
8. Миндә сусыз күлләр, ташсыз таулар, йортсыз шәһәрләр бар? Мин кем?
9. Ир-ат каршы як ярдагы этен чакыра. Эт, көймә һәм күпердән файдаланмыйча, коп-коры килеш икенче ярга чыгып җитә. Ул моны ничек эшли?
10. Сезнең алда һәрвакыт сез күрә алмый торган нәрсә тора?

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев