САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Лилия» балалар бакчасында Гаилә бәйрәме узды

Бүген район үзәгенең «Лилия» балалар бакчасында бик күңелле чара үткәрелде.

Уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Венера Рәхимова белән Гөлназ Шамигулова әти-әниләргә дә, балаларга да матур ял бүләк иттеләр. 23 февраль, 8 март бәйрәмнәрен берләштереп, Гаилә елында узган чарада иң элек балалар чыгыш ясадылар. Аннан төркемнең дүрт гаиләсе катнашында бәйге оештырылды. Фәретдиновлар, Корбановлар, Сапаровлар, Хәсәншиннар иң элек үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар, презентацияләр тәкъдим иттеләр. Аннан тапкырлыкта, зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Әтиләр бәрәңге әрчү осталыкларын күрсәттеләр. Әниләр гаиләдә яратып әзерләнә торган ризыкларын пешереп алып килгәннәр иде.

Бакча мөдире Резеда Вәлиева чарада катнашучыларны бәйрәмнәр белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Аннан мәртәбәле жюри гаиләләрне бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев