Каникулны “кисәләр”?!
Озын-озак кышкы каникул зыянлы. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әнә шулай дип белдергән. Хөкүмәт җитәкчесе сүзләрен куәтләп, киләсе елда Яңа елда өч кенә көн ял итәргә тәкъдим итүчеләр дә бар инде.
“Бездә бәйрәмнәр бик озын. Бу икътисадка зыян сала”, – дигән Дмитрий Медведев массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында. Аның әйтүенчә, ике атна буе ял иткән арада “ил берни дә җитештерми, әмма бик шәп бәйрәм итә”. Белгечләр әйтүенчә, быел кышкы каникул чорында ил икътисады 1,2 триллион сум акча югалткан. Без ял иткән һәр көнне икътисадчылар 150 миллиард сумга бәяләгән. Бигрәк тә сәнәгать өлкәсе һәм офис компанияләре зур югалтулар кичерә, дигәннәр. Шуңа күрә Стратегик анализ институты директоры Игорь Николаев кышкы каникулны кыскартырга тәкъдим иткән. Аның әйтүенчә, Яңа елда өч көн – 31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнварда ял итү дә бик җиткән. Әлеге яңалыкны ун көн буе кунактан кунакка йөреп, салатлар ашап ял итәргә өйрәнгән россиялеләр ничек кабул итәчәге генә билгесез.
Уйланырга җим булсын дипме, чыгымнарны да исәпләгәннәр. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, россиялеләр Яңа 2019 елны каршы алуга уртача 13 мең 870 сум акча тоткан. Узган ел белән чагыштырганда, чыгымнар 325 сумга азрак. Бәйрәмдә туздырган акчаның 5 мең сумы чамасы – бүләкләргә, тагын шул ук кадәресе табын әзерләүгә киткән. Бәйрәм арасында кунакка да күп йөргәннәр. Юл чыгымнары 4 мең сумга якын тәшкил иткән. Илдә яшәүчеләрнең өчтән беренә Яңа елда бүләккә алкоголь эчемлек һәм кәнфит биргәннәр. Биштән беренә – хушбуй, косметика, бизәнү әйберләре, 17 процентына сувенир бүләк иткәннәр. Респондентларның өчтән бере кышкы каникулда кунакка барган, 28 проценты табигатькә чыккан, 24 проценты чаңгыда йөргән, 29 проценты исә өйдә генә утырган.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев