САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яхшыбайда әниләрне зурладылар

Яхшыбай авыл клубында «Иң яхшысы – әниемә!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды.

Әниләр көненә багышланган чара концерт номерлары белән башланып китте. Аннан соң авылның илгә күп бала үстереп биргән әбиләре, әниләре, апалары турында ясалган видеоролик күрсәтелде. Бәйрәмдә караоке җырлар башкарылды. Балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бу күңелле очрашу бәлешле чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев