САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бозда тормышыгызны куркыныч астына куймагыз

Балыкчыларга яраткан шөгыльләре өчен кышкы айлар да киртә түгел. Ләкин бозда саклык чаралары күрү кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге белгечләрнең киңәшләре аларга бәхетсезлек очракларыннан сакланырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Балыкка барыр алдыннан, бу хакта, нинди районга һәм вакытка китүегезне якыннарыгызга яки күршеләрегезгә хәбәр итегез. Бәхетсезлек очрагы була калса, бу эзләүләрне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Караңгы төшкәч, ориентацияне югалтырга һәм адашырга мөмкин икәнлекне онытмагыз. Өйгә якты вакытта кайту яхшы.
Бозга аяк басар алдыннан, игътибар белән алдыгызга карагыз. Бозда куркыныч урыннар, кагыйдә буларак, башка урыннарга карый караңгырак төстә була. Ләкин шулай да иң куркыныч урын булып бозга төшү урыны санала. Аның җиргә тоташа торган урынында еш кына ярыклар, чатнаган урыннар була. Ә боз астында һава җыелырга мөмкин, ә ул исә бозның ныклылыгын киметә.
Иң яхшысы - туңган сулыкларны чаңгыда кичү. Елга яки күлне ике кеше бергә кичү куркынычсызрак. Сулыкны кичкәндә, бер-береңнән берничә метр ераклыкта булу, эзгә эз басып кичү яхшырак. Әгәр сез ялгыз икән, ныклы таяк белән коралланырга тырышыгыз. Суга егылган очракта, аны судан чыгу өчен кулланырга мөмкин.
Сез шулай да салкын суга егыласыз икән, иң мөһиме – паникага бирелмәгез! Баш белән боз астына китүдән саклану өчен, кулларыгызны киң җәегез. Агым боз астына тартмаган җиргәрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз. Әйләнә-тирәдә беркем дә булмаса, кычкырмагыз – көчегезне генә юкка әрәм итәрсез. Кискен хәрәкәтләр ясамаска, бозны сындырмаска тырышып, каты боз өстенә менәргә тырышыгыз. Сынган, чатнаган урыннан саркып, су бозны тиз арада тайгак итә һәм бу эшне кыенлаштыра. Кайбер балыкчылар мондый очраклар өчен үзләре белән ике зур кадак йөртәләр. Алар ярдәме белән бозга менү җиңелрәк.
Әгәр сезнең күз алдында кеше боз астына китә икән, ярдәмгә килүегезне әйтеп, аңа кычкырыгыз. Бу аны тынычландырыр һәм көч бирер. Сулыкта кыш көне боз катмаган ачык урынга үрмәләп кенә барырга мөмкин, башкача икегез дә су астына китүегез ихтимал. Терәк мәйданны зурайту өчен, астыгызга чаңгы, таяклар салырга була.
Батучыга бау, шарф, чана, чаңгы яки озын предметларны боз катмаган ачык урынга 3-4 метр кала ыргытыгыз. Аның кырыена ук үрмәләп бару ярамый.
Тиз һәм кискен хәрәкәт итәргә кирәк. Батучы бозлы суда тиз туңа, юеш кием аны аска тарта. Бәкедә 10-15 минут булганнан соң, организм бик нык суына. Батучыдан юеш киемнәрен салдырырга һәм коры әйбер кидерергә, кайнар чәй яки башка әйбер бирергә кирәк. Полиэтилен пленка булса яхшы. Аның белән кешене төрергә мөмкин, нәтиҗәдә парник эффекты барлыкка килә. Җылы урынга тизрәк барып җитәргә тырышыгыз.
Һәм, әлбәттә, ярда булсагыз һәм бозда ярдәмгә мохтаҗ кеше күрсәгез, шунда ук 112, 101 телефоннары буенча хәбәр итегез.

Язманы сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев