САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атнага ничә сәгатьтән артык эшләргә ярамый?

Тикшеренүчеләр фикеренчә, артык озакка сузылган эш көне организмда хроник стресс китереп чыгара, ә бу үз чиратында гормональ тайпылышларга китереп җиткерергә мөмкин.

Канада галимнәре атнага 45 сәгатьтән артык эшләүче хатын-кызларда диабет авыруы килеп чыгу куркынычы 60 процентка артканлыгын ачыклаган. Бу хакта Science Daily исемле фәнни басмага сылтама белән  «Дни.ру» хәбәр итә.

12 ел буена тикшеренүчеләр 35-74 яшьләр аралыгындагы җиде меңнән артык ир-ат һәм хатын-кызның сәламәтлек күрсәткечләрен күзәткән. Алар фикеренчә, артык озак эш урынында булу һәм шуның өстенә өйдәге эшләр дә кушылу хатын-кыз организмында хроник стресс китереп чыгара. Шуның нәтиҗәсендә гормональ тайпылышлар, шулай ук диабет белән авыру куркынычы арта.

 

Шулай итеп, галимнәр ир-атларга атнага — 47, ә хатын-кызларга 34 сәгатьтән артык эшләргә ярамый дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев