Алла Пугачёваны яңа ел тамашаларыннан төшереп калдырганнар

Яңа ел төне якынлашкан саен күп кеше 31 декабрь көнне зәңгәр экраннардан күрсәтеләчәк тамашалар хакында уйлый башлый.

СССРның халык артисты Алла Пугачёва быелгы концерт тамашаларында катнашмаган дигән хәбәр таралды, ләкин аның фанатлары аны чыгыш ясар дип көтәләр икән. 2019 ел Алла Борисовна өчен юбилей елы, ул әле үзенең концертлары белән сөендермичә калмас, аның яңа җырлар сатып алганы билгеле. Шунысы кызыклы, 2017 елның гыйнвар аенда 100 меңнән артык кеше Пугачёвага каршы петициягә кул куйган булган, алар яңа ел тамашаларында аңа бик күп урын бирелүе белән канәгать булмаганнар.

Яңа ел төнендә Беренче каналдан күрсәтеләчәк тамаша Мәскәү шәһәренең бик матур урыннарда төшерелгәне билгеле. Анда танылган артистлар, «Голос»та катнашучылардан тыш заманча рэперларның да чыгыш ясавы көтелә. Ләкин алар әлбәттә телеканал цензурасы кысаларындагы җырларны башкарачаклар.

 

«Россия» телеканалыннан «Золушка» мюзиклын күрергә булачак, төп рольләрне Сергей Лазарев, Николай Басков, Наталья Медведева башкара. Яңа елга аяк баскач танылган артистлар яңа декорацияләрдә чыгыш ясаячак. Елена Степаненко исә тамашачыларны төрле образларда сөендерәчәк.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде