САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелде

Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар оештырыла. Бүген дә 7.00 сәгатьтән 8.30 сәгатькә кадәр вакыт эчендә автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм рәвештә тикшерү буенча «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чарасы белән документсыз һәм йорту таныклыгыннан башка...

Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар оештырыла. Бүген дә 7.00 сәгатьтән 8.30 сәгатькә кадәр вакыт эчендә автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм рәвештә тикшерү буенча «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чарасы белән документсыз һәм йорту таныклыгыннан башка идарә итү, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү, транспорт чарасын дәүләт номерларыннан башка йөртү, ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәү кебек кагыйдә бозуларны ачыклауга юнәлтелде. Барлыгы 54 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 10 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 5 йөртүчегә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән өчен, 3сенә иминиятләү полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, 1сенә балаларны махсус утыргычлардан башка йөрткән өчен беркетмәләр төзелде. Кагыйдә бозган өчен 1 җәүлегә дә административ беркетмә язылды.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев