САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә

Район ЮХИДИ бүлекчәсе кабат исегезгә төшерә: автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шофер, суд карары үз көченә кергәннән соң өч көн вакыт эчендә автотранспорт йөртү таныклыгын тору урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга тиеш, шул очракта таныклык йөртү хокукыннан мәхрүм ителү срогы беткәнче сакланачак. Әгәр дә таныклык тапшырылмаса, мәхрүм ителү вакыты өзелә....

Район ЮХИДИ бүлекчәсе кабат исегезгә төшерә: автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шофер, суд карары үз көченә кергәннән соң өч көн вакыт эчендә автотранспорт йөртү таныклыгын тору урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга тиеш, шул очракта таныклык йөртү хокукыннан мәхрүм ителү срогы беткәнче сакланачак. Әгәр дә таныклык тапшырылмаса, мәхрүм ителү вакыты өзелә. Ул шофер таныклыгын тапшырганнан соң гына дәвам итәчәк.

Карар үз көченә кергәннән соң шофер автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрум ителгән булып санала. Әгәр дә ул һаман да транспорт чарасы белән идарә итә икән, шул ук вакытта таныклыгы да ЮХИДИгә тапшырылмаган булса, аны чираттагы җәза көтә: 30 000 сум күләмендә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яисә 100 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр. Шофер идарә иткән транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус стоянкага куела.

Автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителү срогы үтүгә таныклык, юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендә белемнәре тикшерелгәч һәм салынган ЮХИДИ штрафлары түләнгәч, шоферга кире кайтарыла. Шофер йөртү хокукыннан исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен яисә медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан очракта йөртү танклыгын кире кайтару өчен аңа медицина белешмәсе дә кирәк булачак.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе Юл йөрү кагыйдәләрен бер тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында исегезгә төшерә һәм автотранспорт йөртүчеләрне руль артында бик игътибарлы һәм сак булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев