САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район территориясендә пассажир-бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды

23 августта район территориясендә пассажир-бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. 17.00 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 47 километрында ГАЗ-330232 автомобиле йөрүчесе, тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршына килүче Mitsubishi автомобиленә бәрелә. Авария нәтиҗәсендә чит ил автомбиоендә булган 2 пассажир (берсе - 2016 елгы бала) һәм машина йөртүче тән җәрәхәтләре...

23 августта район территориясендә пассажир-бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. 17.00 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 47 километрында ГАЗ-330232 автомобиле йөрүчесе, тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршына килүче Mitsubishi автомобиленә бәрелә.

Авария нәтиҗәсендә чит ил автомбиоендә булган 2 пассажир (берсе - 2016 елгы бала) һәм машина йөртүче тән җәрәхәтләре алдылар. Һәлакәт вакытында бала махсус утыргычка утыртылган була. Зыян күрүчеләр барысы да Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хасиаханәсенә җибәрелделәр.

Исегезгә төшерәбез: республика территориясендә, 15 августтан башлап, «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы бара. Ул балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында үткәрелә. Профилактик чара барышында бүгенге көнгә кадәр юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан балаларны транспорт чарасында йөртү тәртибен бозучы 3 шоферга административ беркетмәләр төзелде. Велосипед йөртү тәртибен бозучы 10 балага «Стоп - синең тормышың куркыныч астында!» дигән махсус карточка тутырылды. Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор белән үткәрелгән рейд нәтиҗәсендә кагыйдә бозучы 6 велосипедчы бала туктатылды. Белем бирү оешмаларында алар белән профилактик чаралар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев