САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мошенниклар алдауның яңа төрен уйлап тапкан

Алар үзләрен МЧС хезмәткәре буларак таныштырып, янгын сүндергеч сатып алырга мәҗбүр итә.

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа төрен үзләштергән. Хәзер алар үзләрен МЧС хезмәткәре буларак таныштырып, янгын чыгуны кисәтү буенча түләүле хезмәтләр тәкъдим итә башлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, кырыгалдарлар, штраф белән куркытып, күпкә кыйммәт бәядән янгын сүндергечләр һәм янгын турында сигнал бирүче приборлар сатып алырга мәҗбүр итә.
“Татарстанда яшәүчеләр көннең-көнендә, аферистларның сүзен тыңлап, күп суммада акчалар югалта. Мошенниклар – бик яхшы психолог. Алар теге яки бу кеше белән ничегрәк сөйләшәсен әйбәт белә. Еш кына үзләрен социаль хезмәткәр, коммуналь хуҗалык оешмасы хезмәткәре һ.б. буларак таныштыра”, – дип билгеләп үтелгән Эчке эшләр министрлыгында.

Шуңа күрә ведомство белгечләре, таныш булмаган кешегә ишекне ачмаска, аның сүзләренә ышанмаска кирәк, дип кисәтә. Шулай ук өйгә килгән кешенең документларын карарга, тиешле хезмәткә шалтыратып, аның, чыннан да, теге яки бу оешма хезмәткәре икәнлегенә инанырга киңәш итә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев