САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Бәйрәмебезгә шагыйрә үзе килде

"Сарман" матбугат үзәгендә яраткан шагыйрәбез Вәсимә апа Хәйруллинага багышланган шигырь бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Бәйрәмебезгә шагыйрә үзе килде. Җиңүчеләребезгә күчтәнәчләр дә алып килгән иде. Бер яктан, балалар җиңүче булганына сөенсәләр, икенче яктан, аларга шагыйрәне күрү бәхете елмайды. Вәсимә апа үзе турында кыскача гына таныштыргач, балалар аңа сораулар бирделәр, китаплары белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Аннары бәйрәмне алып баручы үзәк җитәкчесе Альбина Сабирова бүләкләү өлешенә күчте. Дипломнарын алырга чыккан һәр җиңүче Вәсимә апа Хәйруллинага, килгән кунакларга үзенең шигырен бүләк итте. Истәлеккә фотога төштеләр, бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.
Тулырак материалны газета битләреннән укый аласыз.
Гөләндәм Хәлиуллина язмасы.
Гөләндәм Хәлиуллина һәм Альбина Сабирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев