САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Әниләр турында - дин әһелләре

Ислам дине аналарга барлык кешеләрдән дә өстен дәрәҗәне биргән.

Ислам дине аналарның дәрәҗәсен барлык кешеләрдән дә өстен кылган. Ана — хөрмәткә лаек кеше, шуңа күрә дә динебез ананы хөрмәт итәргә
әмер итә:

 Әбү Һөрәйра дигән сәхабадан риваять ителгән хәдис. Ул: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм янына бер ир килеп: “Әй Аллаһның илчесе, хөрмәт итүгә иң күбе кем лаеклы ?” - дип сораган. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм аңа: “Әниең”, - дип җавап биргән, бу ир әнисеннән соң икенче чиратта кем торганын белергә теләп: “Аннан соң кем?” дип сораган, РасүлАллаһ аңарга икенче мәртәбәсендә дә: “Әниең”, - дип җавап биргән. Теге ир кеше өченче мәртәбә дә шул ук сорауны кабатлагач, РасүлАллаһ өченче мәртәбәсендә дә: “Әниең”, - дип җавап биргән. Бу килгән ир кеше әниләрдән соң кем икәнен белергә теләп, дүртенче мәртәбә: “Аннан соң кем лаеклы?” дип сорарга мәҗбүр була. РасүлАллаһ аның дүртенче мәртәбә
соравына: “Әтиең”, - дип җавап биргән. Бу — имам Бухаридан килгән хәдис. 

Ни өчен аналарның дәрәжәләре шул кадәр өстен? Аналарның балаларга хезмәтләре аталарныкына караганда бик күпкә артыграк. Беренчедән, әтиләр баланы карыннарында тугыз ай күтәреп йөрмиләр; икенчедән, әтиләр баланы тудырмыйлар; өченчедән, әтиләр баланы ике ел буе имезмиләр. Боларның барысын да ана кеше эшли, шуңа күрә ананың дәрәжәсе атаның дәрәҗәсеннән өч мәртәбәгә артыграк, шуның өчен Аллаһның Расуле аналарга хөрмәт өч тапкыр артыграк, алар шул хөрмәткә лаеграк дип әйткән. Әйе, аталар да балаларын бик кайгырталар. Алар — балаларына олы, уңайлы яшәү урыны булдыручы, кием-салым, ризык белән таэмин итүчеләр. Ләкин, ни генә булмасын, атаның хезмәте аналарныкы дәрәҗәсенә җитә алмый. Ана кеше балаларына хезмәтне ир-атныкына караганда күп мәртәбәгә артыграк кылганга күрә, Аллаһ Тәгалә аналарга хөрмәтне дә артыграк кылырга кирәклеген аңлата.
Аллаһ Тәгалә аналарны Үзе хөрмәт итә. Ана кешенең кадерен белә. Бу сүзләрне мин Коръәннән алып әйтәм.
Идрис Галәветдин.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев