29 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда аномаль салкыннар көтелә
фото һәм язма:https://vk.com/atannary алынды.
-
Минзәлә ярлары төзекләндерелә
Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә үзәнен чистарту һәм ярларын ныгыту буенча эшләр дәвам итә. Алар " 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау,табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану" программасы кысаларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта елганың ярлары ныгытыла. Эшләр киләсе елда да дәвам иттереләчәк. фото һәм язма материалны Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.
-
Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бәйрәм кичәсе үткәргәннәр
Әни! Әнием! Нинди матур , назлы сүз. Әни дип эндәшү күңелгә үк рәхәт. Әниең булу нинди зур бәхет! Ноябрьнең соңгы якшәмбесе ил күләм әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә балалар...
-
Күрше районда фаҗигә булган
Беренчел мәгълүматлар буенча, бульдозерчы куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозган. ("Татар-информ"). Әлмәт районында Кичучат авылы янында юл кырыена төшеп китеп бульдозер әйләнеп капланган, бульдозерчы үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Хәбәр Әлмәт районының ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына кичә...
-
Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда әнисенең ФОТОсын күрсәтте
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасына мәрүхумә әнисенең фотосын урнаштырып, мондый сүзләр язган (үзгәртмичә бирәбез:) Бер кайчан зарланмады... куз яшен безгэ курсэтмэде... Гел елмайган,ботенесен жайлый торган,нык ярдэмчел, искиткеч сабыр иде... Энинен «Утэ ул,кызым,утэ... бар нэрсэ дэ утэ... сабыр бул... Ходай кушмаган эш булмас...» дигэн сузлэрен гел искэ тошерэм. Гел узенэ...
-
"Сарман"га язылу дәвам итә
Район газетасына 2018 елның беренче яртысына яздыру бара."Сарман"га ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен -669 сум,оешмалар өчен 759 сум тәшкил итә."Новый Сарман" газетасына 390 сумга язылырга мөмкин. Район газетасына альтернатив яздыру да бара.Аңа редакциядә язылып,шуннан яки үзәк базар янындагы "Фотоэксклюзив"тан килеп аласы була."Сарман"га альтернатив язылу бәясе -350 сум,"Новый Сарман"-250...
-
Рөстәм Миңнеханов: Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми
"Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү - Татарстан күпере" III Мәскәү яшьләр форумында. Форумда катнашучыларның берсе "татар телен дә инглиз теле кебек кызыктырырлык тел дип атап буламы, татар телен ничек зур ихтыҗлы тел итәргә?" дигән сорау...
-
КЫТАЙ ТАТАРЫ БАЗАРБАЙ БИКЧӘНТӘЕВ: ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛМӘҮ - ҮЗ АНАҢА ХЫЯНӘТКӘ ТИҢ
Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә. Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. "Кытай татары" ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның бездә онытыла башлаган музыкаль байлыгын, ниндидер...
-
24 года прожил в Китае, но сумел сохранить родной татарский язык и культуру Базарбай Бикчентаев. Громадное стремление познать язык родителей помогло юноше поступить в Казанскую государственную консерваторию.
Певец и музыкант Базарбай Бикчентаев учится в аспирантуре Казанской государственной консерватории и не может понять, почему не все люди, живущие в Татарстане, знают свой родной язык. Мужчине сейчас 29 лет. Он родился в единственной национальной татарской деревне Китая - Чишме (в переводе с татарского - родник). Власти Китая поддерживают начинания...
-
Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр дөньясына “сәяхәтләре”н дәвам итәләр
Табиб һөнәре - җир йөзендә иң кирәкле. Иң авыр, шул ук вакытта мактаулы һөнәрләрнең берсе. Кеше гомерен, аның сәламәтлеген саклап калудан да мәрхәмәтлерәк эш бармы икән? Көн дими, төн дими алар кеше сәламәтлеге сагында торалар. Илексаз авылында бу игелекле хезмәтне гомерлек һөнәре итеп сайлаучы - ул Лилия апа Илдусова. Авылыбызда...