САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр дөньясына “сәяхәтләре”н дәвам итәләр

Табиб һөнәре - җир йөзендә иң кирәкле. Иң авыр, шул ук вакытта мактаулы һөнәрләрнең берсе. Кеше гомерен, аның сәламәтлеген саклап калудан да мәрхәмәтлерәк эш бармы икән? Көн дими, төн дими алар кеше сәламәтлеге сагында торалар. Илексаз авылында бу игелекле хезмәтне гомерлек һөнәре итеп сайлаучы - ул Лилия апа Илдусова. Авылыбызда...

Табиб һөнәре - җир йөзендә иң кирәкле. Иң авыр, шул ук вакытта мактаулы һөнәрләрнең берсе. Кеше гомерен, аның сәламәтлеген саклап калудан да мәрхәмәтлерәк эш бармы икән? Көн дими, төн дими алар кеше сәламәтлеге сагында торалар. Илексаз авылында бу игелекле хезмәтне гомерлек һөнәре итеп сайлаучы - ул Лилия апа Илдусова. Авылыбызда әле ул күптән түгел генә эшли башлады.
Ул балачактан ук ул ак халатлы шәфкать ияләренә сокланып, табиб булып уйнарга яраткан. Җиткән кыз булгач та, ул балачак хыялын тормышка ашырган. Авыруларга карата һәрвакыт бик игътибарлы, ихтирамлы ул. Тырыш, карусыз, сабыр булганы өчен хезмәттәшләре дә, авылдашлар да хөрмәт итәләр үзен.
Укучыларга Лилия Илдусова бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен сөйләп китте: нинди имтиханнар бирәсен, кайларда укып була, ә моның өчен мәктәп бусагасын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган аттестат кирәклегенә дә басым ясады. Шулай ук бу атнада бара торган "СПИДка каршы көрәш" кысаларында ул кайбер фактларга тукталып үтте. СПИДның таралуы, нинди авыру булуы, нинди чааралар күрергә кирәклеге - барысын да бәян итеп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев