САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бәйрәм кичәсе үткәргәннәр

Әни! Әнием! Нинди матур , назлы сүз. Әни дип эндәшү күңелгә үк рәхәт. Әниең булу нинди зур бәхет! Ноябрьнең соңгы якшәмбесе ил күләм әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә балалар...

Әни! Әнием! Нинди матур , назлы сүз. Әни дип эндәшү күңелгә үк рәхәт. Әниең булу нинди зур бәхет!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе ил күләм әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә балалар күңелләрендәге рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җыр-бию, шигырьләр аша ирештерделәр. "Кояшта-кунакта" исемле әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларының чын артистлар кебек уйнаулары әниләр күңеленә хуш килде. Ахырдан укучылар үз куллары белән ясалган бүләкләрен газиз әниләренә тапшырдылар. Кичә һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев