26 июнь 2023 яңалыклары
-
Район башлыгы Дөнья чемпионын котлады
Бүген район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашыбыз Алмаз Миңнехуҗинны тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.
-
Район мәктәп яны лагерьларында наркоманиягә каршы чаралар узды
26 июнь – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан, 1 июньнән 21 нче июньгә кадәр, район планына нигезләнеп, мәктәп яны лагерьларында төрле чаралар узды.
-
Районда кыска эш атнасы башланды
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
-
Бәйрәм көнне мөселманнар нишләргә тиеш
Бәйрәм көнне без иртәрәк торып, чистарынып һәм бәйрәмчә киенеп, мәчеткә иртәнге намазны, бәйрәм намазын укырга һәм Гает хөтбәсен тыңларга барабыз. Хатын-кызлар да, чит иратлар күзенә ташланмый торган киемнәрен киеп, намазга киләләр. Корбан бәйрәменә мәчеткә юнәлгәндә, иртәннән үк ашамыйча бару киңәш ителә. Ә гаеттән кайткач, зурлап бәйрәм өстәлләре, бүләкләр әзерләү, бербереңне бәйрәм белән котлау Аллаһның динен һәм шәригать йолаларын хөрмәт итү була. Димәк, бу — бик тә зур һәм саваплы эш.
-
Район халкы наркоманиягә каршы көрәшкә кушыла
26 июньдә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.