САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәктәп яны лагерьларында наркоманиягә каршы чаралар узды

26 июнь – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан, 1 июньнән 21 нче июньгә кадәр, район планына нигезләнеп, мәктәп яны лагерьларында төрле чаралар узды.

Айлык нигезендә «Яшь гомернең кадерен белик» дигән темага әңгәмәләр, рәсем конкурслары, тематик роликлар карау, ышаныч телефонын аңлатулар алып барылды. Укучыларга наркотикларның килеп чыгу тарихы, наркотикларга карата тискәре караш, «Кем ул наркоман?» дигән төшенчәләргә аңлатма бирелде, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрне булдырмау, хәзерге вакытта киң таралган "спайс"лар турында, наркотик кулланучыларның күбесе тәртип бозучылар, урлашучылар, бу авыруны бернинди юл белән дә дәвалап булмавы турында сүз алып барылды. «Китап күргәзмәсендәге китаплар, буклетлар белән таныштылар, үзара фикер алыштылар, хокук саклау органнары белән очраштылар. Шулай ук наркотикларга каршы республика проектын тормышка ашыру буенча «Мөстәкыйль балалар» («СМС-дети») берләшмәсе әгъзалары да лагерьда тәрбияләнүчеләргә төрле чаралар уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев