САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Бәйрәм көнне мөселманнар нишләргә тиеш

Бәйрәм көнне без иртәрәк торып, чистарынып һәм бәйрәмчә киенеп, мәчеткә иртәнге намазны, бәйрәм намазын укырга һәм Гает хөтбәсен тыңларга барабыз. Хатын-кызлар да, чит иратлар күзенә ташланмый торган киемнәрен киеп, намазга киләләр. Корбан бәйрәменә мәчеткә юнәлгәндә, иртәннән үк ашамыйча бару киңәш ителә. Ә гаеттән кайткач, зурлап бәйрәм өстәлләре, бүләкләр әзерләү, бербереңне бәйрәм белән котлау Аллаһның динен һәм шәригать йолаларын хөрмәт итү була. Димәк, бу — бик тә зур һәм саваплы эш.

 

Корбан гаете көнне көчләреннән килгән мөселманнар Бөек Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалалар. "Көчтән килү «не шулай ук дөрес аңлау кирәк, корбан чалу — ул берничә мең сум акчаны суга салу түгел, ә, бәлкем, «Аллаһка чиксез нигъмәтләре өчен аз булса да шөкер белдерәм, пәйгамбәребезнең үрнәгенә иярәм» дип, бу көнне шул чалу гамәлен үтәү. Димәк, монда иң мөһим эш — корбанны чалу, ә бу итне үзеңә калдырасыңмы, таратасыңмы, монысы — синең шәхси эшең. Әгәр дә теләсәң, бу итне тулысынча үзеңдә калдырсаң да, корбан чалудан китә, иншә Аллаһ. Ләкин корбан итен өчкә бүлү хәерлерәк: бер өлеше — үзеңә, икенчесе — фәкыйрь-мескеннәргә, ә өченчесе — туган-тумача һәм күрше-тирәләргә. Бәйрәм өстәле әзерләп, кунакларны корбан ите белән сыйлау да — бик яхшы гадәт. Гает көнне корбан чалу белән без гөнаһхаталардан да чистарынабыз бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Корбан малыгызның муеныннан беренче кан тамчысы җиргә төшеп җиткәнче, Аллаһы Тәгалә гөнаһларыгызны гафу итә бит!» — ди.

Корбанны сарык-кәҗә һәм сыер малларыннан чалалар. Сыер малына — ике, кәҗәгә бер яшь тулуы шарт. Ә сарык, әгәр дә симез һәм гәүдәле булса, яшь тулмаса да ярый. Билгеле булганча, корбанлык берәр әгъзасы сыну, чир кебек гаепләрдән пакь булырга тиеш. Ә бәясен төшерми торган яралар кимчелек булып чутланмый, мәсәлән, сарыкның печелгән яки колакның тамга өчен киселгән булуы һәм башкалар.

Корбан чалганда, махсус корбан намазы уку кирәк түгел һәм бу дингә яңалык кертү санала, ә чалганда: «БисмиЛләһи Аллаһү әкбәр, бу миннән һәм гаиләмнән», — дип әйтү җитә.

Мөселман кардәшләрем!

Бөек Хуҗабыз Аллаһ биргән бу өстенлекле көннәрне изгелекләр җыюда кулланып калыйк, гөнаһ-хаталарыбыз өчен Раббыбыздан гафу үтеник. Безгә берөзлексез нигъмәтләрен биреп торучы Аллаһка корбаннарыбызны кызганмыйк. Аллаһы Тәгалә барчаларыбыздан да чалган корбаннарны кабул итсен, Корбан гаете мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев