24 май 2017 яңалыклары
-
Мини-футбол буенча район командасы ТР чемпионы булды
18-21 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә XIV «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының II зона ярышлары узды. Иң элек 13 команда 3 төркемдә көч сынашты («A» төркемендә 5 команда уйнады). Безнекеләр «B» төркемендә Спас, Әлмәт һәм Тукай районнары командалары белән уйнадылар. Спаслыларны...
-
Район ЮХИДИ бүлекчәсе штрафлар түләү тәртибен искә төшерә
Агымдагы елда район территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 1 кешенең гомере өзелде, 8 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Районда юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан туктаусыз эш алып барыла. Һәлакәтләргә юл куючы факторларны киметү - ул беренче чиратта юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклау. Мәсәлән, быел барлыгы 3724 кагыйдә бозучы...
-
Районда славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде
Бүген - 24 майда славян илләре халыклары Славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үтәләр. Әлеге истәлекле дата уңаеннан районда да зур чара оештырылды - үзәк китапханә коллективы район үзәге мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен славян язуы һәм мәдәниятенә багышланган бәйрәм үткәрде. Анда катнашучыларны иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык белән сэндвич
Сезгә тавык белән сэндвич рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык филесы - 1 кисәк; - черри помидорлары - 2 данә; - рукола - 1 сабак; - рикотта - 1 аш калагы; - бөртекле икмәк - 2 кисәк. Тавык түшкәләренә тәм буенча тоз һәм борыч сибәбез. Ике яклап көчле утта,...
-
Районда чәчүлекләр эшкәртелә
Районда 49800 гектарда чәчү эшләре төгәлләнеп, хәзер чәчүлекләрне чүп үләннәренә, авыруларга каршы эшкәртү бара. Чүпкә каршы - 18800, авыруларга каршы 21000 гектар җирләр эшкәртелде.
-
Иртәгә район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" чыңлаячак
Быел мәктәпне 538, шул исәптән 394 - тугызынчы, 144 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. Иртәгә, 25 майда, барлык мәктәпләрдә дә "Соңгы кыңгырау" чыңлаячак. Чыгарылыш кичәләре 23-24 июнь көннәрендә үтәчәк.
-
Район халкы бәрәңгене утыртып бетерә
«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, Ак тәнле, эх, бигрәк тәмле бәрәңге…». Чыннан да, бәрәңгедән әзерләнгән ризыктан да тәмлерәге бар микән ул? Без бит аны әллә нинди ысуллар белән пешерәбез. Тик соңгы елларда халык, мәшәкате күп дип, аны кимрәк үстерә башлады. Авылларда да бәрәңге бакчаларының бер өлешенә үлән чәчәләр, кабак утырталар хәзер....
-
Район халкы армия хезмәтенә кагылышлы сорауларын бирә ала
Иртәгә, 25 майда, 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр гражданнарга хәрби хезмәткә алынганда хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан, 8(843)-236-00-71 телефоны буенча «кайнар линия» эшләячәк. Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең, ТР Хәрбия комиссариатының һәм Адвокатлар палатасының вәкилләре җавап бирәчәкләр.