Район халкы бәрәңгене утыртып бетерә
«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, Ак тәнле, эх, бигрәк тәмле бәрәңге…». Чыннан да, бәрәңгедән әзерләнгән ризыктан да тәмлерәге бар микән ул? Без бит аны әллә нинди ысуллар белән пешерәбез. Тик соңгы елларда халык, мәшәкате күп дип, аны кимрәк үстерә башлады. Авылларда да бәрәңге бакчаларының бер өлешенә үлән чәчәләр, кабак утырталар хәзер....
«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле,
Ак тәнле, эх, бигрәк тәмле бәрәңге…». Чыннан да, бәрәңгедән әзерләнгән ризыктан да тәмлерәге бар микән ул? Без бит аны әллә нинди ысуллар белән пешерәбез.
Тик соңгы елларда халык, мәшәкате күп дип, аны кимрәк үстерә башлады. Авылларда да бәрәңге бакчаларының бер өлешенә үлән чәчәләр, кабак утырталар хәзер. Шулай да бәрәңгегә «тугры» калучылар да әз түгел, юкка гына үзен икенче икмәк дип атамыйлар бит инде. Тиешле тәрбия бирмичә генә, бернәрсә дә үсми инде ул, ә кайбер серләрен белсәң, бәрәңгедән менә дигән уңыш алырга була.
- Бәрәңгене туфрак 12-15 градуска кадәр җылынгач утыртырга кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - Күзәнәкне ярмау хәерлерәк, чөнки авыру бәрәңге булса, ярганда, ул пычак белән тазасына күчә. Күзенең 5-6 миллиметрдан артмавы әйбәт. Зуррак булса, ул имгәнә, коела, ә күп сорт бәрәңге моны яратмый. Җылыда бәрәңге ун-унике көндә тишелеп чыга. Көннәр салкын торса, күзләре шытмаган булса, ул тишелгәнче, бер ай да узарга мөмкин. Бәрәңгедән әйбәт уңыш алам, дисәң, аны тиешенчә тәрбияләргә: чүп үләннәреннән арындырып торырга, мөмкинлек булса, рәт араларын кимендә ике тапкыр ярырга кирәк. Төбенә никадәр биегрәк өелә, бәрәңге, шулкадәр күбрәк столон дип аталган өстәмә тамырлар, дөресрәге, бәрәңгене төп сабакка тоташтыра торган җир асты сабаклары җибәреп, шунда бүлбеләр хасил була. Димәк, уңыш та шул дәрәҗәдә югары, дигән сүз.
Бәрәңге төрле авыруларга бирешүчән. Анда коры черек, боҗрасыман черек, төрле вируслы, гөмбә авырулары булырга мөмкин. Авырулар азмасын өчен, бәрәңгене ешрак алыштыру, ягъни сорт яңарту мәслихәт, ди баш агроном. Ул быел күзәнәкләрне агулап утыртырга киңәш итә. Чөнки кыш җылы килде, бу исә каты кортның - корткыч шыртлавык коңгызы личинкаларның исән кышлавына китергән. Аңа каршы «Актара», «Престиж» кебек препаратлар белән эшкәртеп утыртмаганда, тишкәләнмәгән исән бәрәңге алырга өметләнмәсәгез дә була. Җылы кыштан соң чүп үләннәре дә күбрәк булачак инде. Тик болар гына безне бәрәңге үстерүдән биздерергә тиеш түгелдер.
Петровка Завод авылында яшәүче Әлфия Миңнәхмәтованың, ике сутый җирдән 24 капчык бәрәңге алабыз без, дигәне искә төшеп, аның белән телефоннан сөйләшеп алдык. Икенче икмәкне аның ничек үстерүе сезгә дә кызыклы булырдыр.
- Зурдан зур туа, диләр, без дә күзәнәкне эрене һәм ярмыйча утыртабыз. Эре булгач, ул ике сутый җиргә дүрт чиләк күзәнәк керә. Бер-берсенең арасын бар яктан да бер метрга якын калдыртам. Тирән күммибез, әмма бәрәңге саласы чокырны яхшылап йомшартабыз. Тишелеп чыккач, беренче катын эшкәрткәндә, сабагын бөтенләй диярлек күмдерәбез. Аннан җәй буе өям мин аны, төбенә өя-өя, пирамида сыман күтәрелә. Аралары ерак булгач, һава да керә торгандыр. Билгеле, яхшылап тиреслибез җирне. Нинди коры елда да су сипкән юк. Аллага шөкер, һәр төптән бер чиләк-чиләккә якын бәрәңге чыга. Сезнең дә уңышларыгыз мулдан булуын телим.
Хәзер интернетта да бәрәңге утырту, тәрбияләү буенча нинди генә киңәшләр юк. Аны күммичә, өстен салам яисә утаган чүп үләннәре белән каплап кына да үстерүчеләр бар икән. Өстәге капламның 20 сантиметрдан ким булмавы кирәк, ди. Чәчәк атканнан соң, кирәк булса, саламны күтәреп, эре бәрәңгене генә аласың, калганы үсә тора. Кайберәүләр чәчәген өзәргә киңәш итә, янәсе, бәрәңгесе үсәргә көче күбрәк кала.
Бәрәңгене күпләрегез инде утырткандыр да, ә бу киңәшләрнең алдагы елларда да кирәге ярап куяр дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев