Татарстанда кемнәргә ОСАГО иминият полисы бәясенең 50 проценты кире кайтарыла
Татарстанда инвалидлыгы булган кешеләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр ОСАГО иминият полисы бәясенең ярым күләмен кире кайтара ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу ташламадан үзләренә яки балаларына медицина күрсәткечләре буенча автотранспорт кирәк булган гражданнар файдалана ала.